Иҗади җәй башлана: Лаешның 2 нче мәктәбендә «Солнышко» лагере үз ишекләрен ачты
Лаешның 2 нче урта мәктәбендә мәктәп яны көндезге «Солнышко» лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче көн үк иҗади һәм эчтәлекле чараларга бай булды.Солнышко
Лагерьда иртә дәртле иртәнге зарядкадан һәм туклыклы аштан башланып китте. Алга таба балалар өчен тирән эчтәлекле киносеанс оештырылды. Оештыручылар балаларда кешелеклелек, табигатькә сакчыл караш, кыюлык сыйфатлары тәрбияли торган фильмнар сайладылар. Фильм тәмамлангач, укучылар тәрбиячеләр белән бергә кино сюжеты турында тирәннән фикер алыштылар.
Көннең икенче яртысы яшь талантлар өчен чын иҗади сынауга әйләнде — һәр отряд үз куллары белән үзенчәлекле арт-объектлар иҗат итте. Балалар үзләренең креативлыгын һәм иҗатка бай булуларын исбатладылар.
«Солнышко» лагере балаларның сәләтләрен үстерү һәм сыйфатлы ял итү өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Лагерь сменасының бик эчтәлекле һәм онытылмаслык узуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев