Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Якутия кунаклары үзләре өчен Лаеш районының энҗесе — «Семрук» комплексын ачтылар

Якутиядән килгән делегация Кама ярындагы Лаеш районының визит карточкасы булган уникаль «Семрук» архитектура комплексында булды.

  «Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшерелгәннән соң бөтен Россиягә танылган бу истәлекле урын илнең төрле почмакларыннан сәяхәтчеләрне һәм тарих сөючеләрне җәлеп итүен дәвам итә. «Семрук» комплексы 2018 елда, Гүзәл Яхина романы буенча фильм төшерү өчен 1930 еллардагы махсус җирлек декорацияләре төзелгәч, зур шөһрәт казанды. Агач йортлар, бараклар — болар барысы да төп герой Зөләйха язмышы җәелгән чор атмосферасын бик төгәл җиткерә.
Бүгенге көндә «Семрук» — фотоларга төшү мәйданчыгы гына түгел, ә ачык һавадагы тулы канлы музей. Туристлар сакланып калган декорацияләр арасында йөриләр, чор артефактлары белән танышалар һәм татар көнкүреше буенча мастер-классларда катнашалар.
Мәдәни алмашу программасы буенча Лаешка килгән делегация өчен Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Гафиулла кызы бик эчтәлекле экскурсия үткәрде.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев