Илдус Зарипов Столбище авыл җирлеге халкы белән очрашты
Хисап очрашуы алдыннан авыл халкы җирлек казанышлары күргәзмәсен һәм концерт карады. Ә аннары рәсми өлеш башланды.

Фото авторы — Денис Фролов.
Төп доклад белән Столбище җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Абдрафеев чыгыш ясады. Ул 2024 елның төп вакыйгалары турында сөйләде.
Торак пункт составында — Столбище һәм Усад. Алар динамик рәвештә үсә. Бу хакта саннар һәм фактлар сөйли.
Мәгариф. Җирлектә мәгариф өлкәсен 4 мәктәп һәм 4 мәктәпкәчә учреждение тәшкил итә. 2024 елның августында Усадта «Инноватика» күп профильле лицее ачылды. Биредә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе узды.
Сәламәтлек саклау. 2024 елда Столбище табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт үткәрелде. Усадта «Табиб офисы» янында 8 урынлык парковка ясаганнар.
Спорт. Усадта 2024 елда «Алга» ябык футбол манежын ачтылар. Ул универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше республика программасы кысаларында төзелгән.

Фотода Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ярослав Николаев чыгыш ясый.
Инфраструктура. Юл. Халыкны эчәр су белән тәэмин итү өчен Күл үзәнендә скважина бораулаганнар.
2024 елда юл эшләре программасы кысаларында Столбищеда өлешчә ике урам асфальтланган бер вак таш түшәлгән. Усадта берсенә асфальт салдылар, берсенә вак таш салдылар. Үзара салым программасы буенча Столбищеда ике һәм Усадта берничә урамга өлешчә асфальт түшәлгән. Столбищеда (ТР архивыннан ICL заводына кадәр) һәм Усадның ике урамында тротуарлар салынган.
2024 елда авыл урамнарында 15 лампочка, 10 фотореле, 24 яктырткыч алыштырылган, 15 яңа яктырткыч урнаштырылган, 500 метрдан артык кабель салынган.
Социаль проектлар. Лаеш районының «Родной край — Туган Як» якташлык җәмгыяте белән берлектә мәчет янында икенче Чишмә төзеделәр. Мохтаҗлар өчен «Кеше приюты» үз ишекләрен ачты.
2024 елда МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәттеләр, МХОда катнашучыларның әниләренә Әниләр көненә бүләкләр тапшырдылар.

Фотода Столбище җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Габдрафеев чыгыш ясый.
Хәл итүне таләп итә торган проблемалар. Авыл җирлегенең актив үсешен исәпкә алып, Усадта поликлиника һәм мәдәният йорты төзергә, шулай ук җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен киңәйтеп, Оренбург трактының дублер юлын төзергә кирәк.

Халык үз теләкләрен белдерде. Усадта сәнгать мәктәбе филиалы ачу, авыл мәдәният йорты һәм парк төзү, чүп-чарны чыгаруга игътибар итү үтенечләре яңгырады.

Столбищеда балалар бакчасы төзү мәсьәләсе өлгергән. Күлне саклау буенча чаралар күрүне сорыйлар.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Столбище авыл җирлегендә барган үзгәрешләргә югары бәя бирде. Ул Столбище һәм Усад халкының үтенечләрен игътибар белән тыңлады һәм җентекле җаваплар бирде.
Күбрәк фотоларны түбәндә, Мәкаләләр галереясендә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев