Имәнкискә янындагы Камада бабай белән оныгын коткаралар, агым аларны кабартылган матраста алып китә
Бабай 8 яшьлек оныгы белән Имәнкискә янындагы Камада кабартылган матраста йөзгәннәр. Ләкин ял итү шатлыгы фаҗига белән тәмамлана яза.
Агым матрасны ярдан алып китә башлый. Ял итүчеләр моны күрәләр. Бабай белән оныкны алар көймәдә яр буена алып чыгалар, алар ярдан 200 метр ераклыкка киткән булалар.
Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев