Имәнкискәдә социаль объектка капиталь ремонт ясала
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Башкарма комитет вәкилләре һәм подрядчы оешмалар белән берлектә, Имәнкискә авылына эш сәфәре чыкты. Сәфәр кысаларында ике социаль объектта барган капиталь ремонт эшләре каралды.
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте
«Карлыгач» балалар бакчасы — 1976 елда салынган ике катлы кирпеч бина, гомуми мәйданы 746 м². Соңгы тапкыр капиталь ремонт монда 2008 елда ясалган (түбәсе алыштырылган). Хәзерге вакытта бакчага 15 бала йөри, ул авылның социаль тормышында мөһим роль уйный.
Район башлыгы бакча мөдире Гөлнур Галиева белән очрашты. Гөлнур ханым балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Очрашуда эшләрнең барышы һәм учреждение үсешенең киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар.
Капиталь ремонт кысаларында түбәндәге эшләр планлаштырылган:
Түбәне тулысынча алыштыру (түбә агачлары, җылыткыч һәм су агу системасы белән бергә);
Яңа тәрәзәләр һәм ишекләр кую;
Фасадны җылыту һәм ремонтлау, янгын баскычын торгызу;
Эчке бизәү эшләре (диварлар, идәннәр, түшәмнәр, бүлгечләр);
Санузелларны һәм барлык инженерлык системаларын (җылыту, суүткәргеч, канализация, вентиляция, электр челтәрләре) капиталь ремонтлау;
Җылытуны контрольдә тоту системасын монтажлау;
Тышкы канализация һәм суүткәргеч челтәрләрен ремонтлау;
Фундаментны ныгыту.
Бу эшләр балалар өчен заманча һәм куркынычсыз шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Ремонт тәмамлангач, шул ук бинада фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) да урнашачак. Капиталь ремонт «Гаилә» милли проектына ярдәм йөзеннән башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев