«Инноватика» лицее: югары дәрәҗәдә танылу
Лаеш районының Усад авылыннан «Инноватика» күппрофильле лицее Россиянең иң яхшы инновацион белем бирү учреждениесе булды.
Лаеш районының Усад авылыннан «Инноватика» лицее «XXI гасыр мәгариф оешмасы. Лидерлар лигасы-2025» иң яхшы инновацион гомуми белем бирү оешмасы" номинациясендә.
Лицей директоры Наталья Сергеевна Булатова шулай ук «Мәгарифтә иң яхшы менеджер — 2025» исеменә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта «Невская Мәгариф ассамблеясе» Бөтенроссия мәгариф форумында узды.
Лицей коллективын һәм Наталья Сергеевнаны бу зур казанышлары белән котлыйбыз!
Район матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев