«Инноватика» лицееның җиденче сыйныф укучысы кытай теленнән халыкара имтиханны 195 баллга тапшырды
Бу уңыш белән бөтен уку йорты горурлана.
7 «Л» сыйныфы укучысы Маргарита Лаврентьева кытай теленнән халыкара имтихан тапшырып һәм мөмкин булган 200 баллның 195ен җыеп, искиткеч тел сәләтен күрсәтте. Бу югары бәя генә түгел, кызның зур хезмәт сөючәнлеген, максатчанлыгын һәм талантын күрсәтә.
Кытай теле дөньяда иң катлаулыларның берсе санала, һәм Маргаританың казанышы «Инноватика» лицее укытучылары һәм укучылары арасында зур хөрмәт уята.
Маргаританы феноменаль нәтиҗәсе белән котлыйбыз һәм аңа алга таба да кытай телен өйрәнүдә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев