Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

«Камская новь» кубогына шахмат турниры: җиңүче билгеле!

Лаеш районында «Камская новь» газетасы призына чираттагы шахмат турниры узды. Бу чара дистәләрчә шахмат сөючеләрне бергә җыйган интеллектуаль бәйрәмгә әверелде. Районның иң көчле командалары такта артында фикер тизлеге һәм аналитик акыл белән көч сынашты.

2026 елгы турнир нәтиҗәләре:
I урын — «Камская новь» командасы. Күптапкыр чемпион булуларын быел да исбатладылар. Аларның төгәл стратегик йөрешләре алтын медальләр китерде.
II урын — «Браво» командасы. Узган елгы көмеш призларын саклап калдылар — бу коллективның тотрыклылыгына һәм ныклыгына сокланырга була.
III урын — «Хәерби-1» командасы. Турнирның дебютантлары өчен бу зур уңыш! Яшь шахматчыларга киләчәк баталияләрдә уңышлар телибез.
Спонсорларга һәм оештыручыларга рәхмәт
Турнир югары дәрәҗәдә узсын өчен үз өлешләрен керткән хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез. Төп партнерларыбыз:
«Лаеш электр челтәрләре» җитәкчесе Наил Рауф улы Бәхтиозин;
«Сервис Бон» ҖЧҖ директоры Валентина Ивановна Аникина;
Индивидуаль эшмәкәр Артур Георгиевич Цагаев;
«Югория» иминият компаниясеннән Гөлфия Габдуллаҗан кызы Ханова;
«Инженерные технологии» — Андрей Николаевич Деляев;
«ХаРаШа» ҖЧҖ — Раил Хәсән улы Шәйдуллин.
Оештыру эшләрендәге зур хезмәте өчен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Анастасия Сергеевна Сергеевага аерым рәхмәт!
«Камская новь» призына шахмат турниры — Лаеш районының матур традициясе. Яңа очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев