Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Казан госпиталендә МХО сугышчылары алдында хәрби оркестр чыгыш ясады

Бүген РФ Оборона министрлыгының Казан хәрби госпиталендә дәваланучы МХО сугышчылары өчен Ленинград хәрби округы штабы оркестры чыгыш ясады.

Бу медицина учреждениесендә Россиянең төрле хәрби частьләреннән хәрби хезмәткәрләр дәвалана һәм реабилитация уза. Алар өчен мораль ярдәм бик мөһим, шуңа күрә ансамбль артистлары бөтен ил буйлап төрле госпитальләрдә мөмкин кадәр ешрак чыгыш ясарга тырыша.
«Быел без юбилейны билгеләп үтәбез — безгә 95 яшь тулды. Коллектив илебез шәһәрләренең үзәк мәйданчыкларында актив чыгыш ясый. Казанга без Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Рөстәм Минекаев чакыруы буенча килдек. Кичә ансамбль танк училищесында курсантлар, офицерлар һәм аларның гаиләләре өчен концерт бирде», — дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Илья Колесников.
Бүген госпитальдә чыгыш ясаганнан соң артистлар Юдино бистәсендәге «Тимер юлчылар» мәдәният йортына юл тотачак, ә иртәгә Васильево бистәсендә яшәүчеләрне «Васильевский» мәдәният йортында сөендерәчәкләр. Концертларны махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм җирле халык караячак.
«Госпитальләрдә чыгыш ясау — безнең төп бурычыбыз. Безне һәрвакыт бик җылы һәм ачык йөз белән каршы алалар. Программага хәрби-патриотик җырлар, фольклор һәм заманча эстрада композицияләре керә. Концертлар җылы атмосферада уза, чыгыштан соң сугышчылар еш кына артистлар янына килеп ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә», — ди Илья Колесников.

Бүген госпитальдә ансамбльнең тулы булмаган составы чыгыш ясады, ләкин 20гә якын биюче һәм вокалист җыелды. Госпиталь пациентлары аларны көчле алкышлар белән каршы алды.
«Мин монда инде ун көн торам, һәм бу инде икенче концерт. Беренчесе 23 февральдә булды. Әлбәттә, безгә мондый игътибар бирүләре бик күңелле. Бу кәефне күтәрә. Безгә монда көн саен табиблар һәм шәфкать туташлары бик яхшы ярдәм итә», — дип сөйләде хәрби хезмәткәр Павел.

Тагын бер пациент тумышы белән Түбән Камадан. Ул мобилизацияләнгән һәм сугышта каты яраланган, ләкин хәзер барысы да артта калганлыгын сөйләде.
«Хәзер мин монда тернәкләндерү узам. Миңа 31 яшь, өйдә мине хатыным, балаларым һәм әнием көтә. Аларны тизрәк күрәсем килә, әмма әлегә миңа тернәкләнергә кирәк. Монда бик яхшы атмосфера. Безгә кунаклар еш килә, бүген менә тулы бер оркестр килде. Әлбәттә, аларның безгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итүләре бик күңелле, бу бик илһамландыра», — дип сөйләде хәрби хезмәткәр Дамир.

Бүген артистлар госпиталь пациентлары өчен хәрби, патриотик һәм халык җырларын башкардылар. Композицияләрнең берсен алар махсус хәрби операция чорында ил өчен мөһим бурычны үтәүче табибларга багышладылар.

Ленинград хәрби округы штабы оркестры — ул Россиянең иң борынгы хәрби оркестрларының берсе — император Александр III Указы буенча 1882 елда оештырылган Сарай каршындагы музыкантлар хоры традицияләренең дәвамчысы. Соңрак ул сарай каршындагы оркестр итеп үзгәртелә.
Үз тарихында оркестр берничә тапкыр таркалган, үзгәргән һәм яңа исемнәр алган, әмма аның музыкантлары, артистлары һәм биючеләре һәрвакыт бер үк функцияне үтәгәннәр — хәтта иң авыр вакытларда да хәрбиләрнең хәрби рухын саклап калганнар.

Оркестр блокададагы Ленинградта эшләвен дәвам итә һәм ул вакытта шәһәрдә бердәнбер эшләүче була. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул Санкт-Петербургның төп хәрби оркестры булып кала. Коллектив дәүләтнең беренче затлары һәм чит илләрнең Президентлары катнашында мөһим тантаналарда һәм чараларда чыгыш ясый.

Ансамбль Австрия, Германия, Голландия, Испания, Лихтенштейн, Кипр, Финляндия, Франция, Кытай, Швеция, Швейцария һәм БДБ илләрендә Халыкара фестивальләрдә чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан госпиталендә МХО сугышчылары алдында хәрби оркестр чыгыш ясады