Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Казанлыларны сентябрь аенда өч фестиваль аркасында юлларны ябу турында кисәттеләр

«СоТворение», «Нур» һәм «Профсоюзная» фестивальләре вакытында Казан урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк.

Бу хакта ТР башкаласы мэриясе "Татар-информ«га хәбәр итте.

8 һәм 9 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәгендә «СоТворение» музыкаль фестивале узачак. Өч көн дәвамында — 7-9 сентябрьдә — Сибгат Хәким (Декабристлар урамыннан Абсәләмов урамына кадәр) һәм Бондаренко (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче йорттан шул ук урамга тоташканчыга кадәр) урамнары чикләнәчәк. Ике якка да хәрәкәтне көндезге сәгать 23.00 гә кадәр өлешчә каплап торачаклар. Моннан тыш, кунаклар өчен «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы да булмаячак.

8-10 сентябрьдә чикләү Кремль урамы буенча ике юнәлешкә дә кагылачак (Чернышевский урамыннан Беренче май мәйданына кадәр). Сәбәбе — Казан Кремленең Спас манарасында «НУР» медиа сәнгать фестивале кысаларында маппинг-шоу үткәрү. Хәрәкәт тәүлекнең караңгы вакытында 19.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

Юлларны ябарга туры киләчәк тагын бер чара — «Профсоюз» мультиформат фестивале. Аны үткәрү өчен 15 сентябрьдә 20.00 сәгатьтән 17 сентябрьдә 7.00 сәгатькә кадәр Профсоюз (Чернышевский урамыннан Астрономия урамына кадәр), Кави Нәҗми (Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамына кадәр) һәм Муса Җәлил (Профсоюз урамыннан Кремль урамына кадәр) урамнары ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Казан