Казаннан 10 сыйныф укучысы – “Мәктәп Лига лекторлары” җиңүчесе
Казанның 129 нчы рус-татар мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Илья Садрисламов “Мәктәп Лига лекторлары” финалында җиңде.
Аның җитәкчесе - информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов.
Россиянең күп кенә төбәкләреннән 50 конкурсант арасында Ильяс Садрисламовның чыгышы иң яхшысы, иң җентеклесе, иң кызыклы булып чыкты. Марафон тамашачылары, «ВКонтакте» челтәре кулланучылары һәм жюри фикере шундый.
Илья җиңүдән канәгать: хәзер ул аудитория алдында абруйлы экспертлар белән беррәттән чыгыш ясый алачак, тамашачылар алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе алачак.
Белешмә өчен:
“Мәктәп Лига лекторлары” 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь мәгърифәтчеләр өчен масштаблы конкурс, аның кысаларында бөтен илдән мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары үз белемнәре белән яшьтәшләре белән уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев