Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Кичә Татарстан Республикасының кошчылык тармагы хезмәт ветераннарының традицион очрашуы узды

Татарстан Республикасында кошчылык көне уңаеннан, Комлы Ковал авыл мәдәният йортында авыл хуҗалыгының иң кирәкле тармакларының берсе — хезмәт тормышы кош һәм йомырка җитештерү белән тыгыз бәйләнгән хезмәткәрләр җыелды.

Лаеш районында урнашкан кошчылык тармагы ветераннарын хөрмәтләү традициясе — агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү. Ветераннар очрашуы Лаеш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германовның Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сәламләү мөрәҗәгатен һәм һөнәри бәйрәм белән котлавын укудан башланды. Район җитәкчесе үз мөрәҗәгатендә Лаеш районы төбәктә тавык йомыркасы сату буенча алдынгы позициядә торуын билгеләп үтте. Тармак хезмәтчәннәренә республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлешләре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, «Державино» кошчылык фабрикасы" ҖЧҖ идарәчесе Олег Андреев, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннар советы рәисе Марс Алиев һәм башка җаваплы затлар чыгыш ясады.

Тармак үсешенә керткән зур өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен кош фабрикалары һәм кошчылык комплексларының иң яхшы хезмәткәрләре грамоталар, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ә Комлы Ковал авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары тантана геройлары өчен кызыклы концерт әзерләде.

Очрашу ресторанда төшке бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Бу чара һәм Татарстанның кошчылык тармагын үстерү турында тулырак «Кама ягы» газетасының якын саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы кошчылык тармагы хезмәт ветераннары