Киләчәккә хыял белән
Район мәдәният йортында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына бүләкләр тапшырылды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар (ранецлар) тапшыру белән тәмамланды.
Бу акция Татарстанның күркәм традициясенә әверелде. Анда дәүләт хакимияте вәкилләре,
бизнесменнар, иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр һәм гади гражданнар катнаша.
Җыелган акчага аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга
мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт инвентаре сатып алынды. Быел мәктәп кирәк-яраклары
салынган букчалар, туплар, бадминтон өчен ракеткалар, шулай ук алмаш аяк киеме өчен
яктылык кайтаручы элементлы сумкалар 153 малайга һәм кызга тапшырылды.
Тантана балалар өчен мәдәни программа белән башланып китте. Киләсе атнада парта
артына утырачак балалар өчен бию флеш-мобы оештырдылар. Шулай ук яшь
тамашачылар өчен музыкаль номерлар белән Ирина Соловьева һәм «Рябинушка»
хореография коллективы чыгыш ясады.
Булачак укучыларны тормышларында яңа этап башлану белән котладылар һәм аларга
тырышып укуларын, сәламәтлекләрен ныгытуларын һәм яңа дуслар табуларын теләделәр.
Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе
Лия Хөсәенова малайларга һәм кызларга аларның тормышларындагы беренче
портфельләрен тапшырдылар. Балалар, бүләк тапшыру өчен исемнәрен атаганда, үзләрен
төрлечә тоттылар. Берәүләре каушап калды, як-якларына каранды, ә икенчеләре,
киресенчә, бүләкләр тапшыручы өлкәннәр янына кыю төстә якын килделәр, аларның
кулларын кыстылар, хәтта фотога төшү өчен төрле позаларга бастылар.
Әмма тантаналы чара моның белән тәмамланмады. Биредә, район мәдәният йортында,
мәктәптә укуларын уңышлы тәмамлаучыларны һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында
югары баллар алучыларны да хөрмәтләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларына
киләчәктә дә укуларында һәм карьераларында уңышлар теләделәр. Кем әйтмешли, алар
алдында барлык ишекләр дә ачык. Шундый сәләтле һәм төрле яктан алга киткән укучылар
әзерләгән укытучылар да аерым билгеләп үтелде.
-Без, укытучылар, район җитәкчелегенең ярдәмен тоябыз, - диде җавап сүзендә Урта
Девятово мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Хәлиуллина. – Безнең
республикада укытучылар хезмәте бик яхшы бәяләнә. Укучыларыбыз иң яхшы нәтиҗәләр
күрсәтсен өчен яхшырак эшләргә тырышачакбыз.
Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев