Китапханәдәге маҗаралар: Белмәмеш интернетта куркынычсыз серфингка ничек өйрәнде
Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Радуга» балалар бакчасы балалары өчен театральләштерү элементлары белән «Очень важно, спора нет, безопасный Интернет» уены үткәрделәр.

Фото авторы — Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Марина Пеплова.
Балалар янына дәрескә Н.Носовның «Белмәмеш һәм аның дуслары маҗаралары» повестендагы геройлар ашыкты.
Белмәмеш Бөтендөнья пәрәвезендә югалган. Чара дәвамында ул катлаулы хәлләргә эләгә: шикле танышлар булдыра, мошенник һәм хулиган Добряшка белән хат алыша, уйланылмаган СМС-хәбәрләр җибәрә. Аның компьютеры вируслар белән зарарлангач һәм ватылгач кына, Белмәмеш үзенең дусты Белгеч киңәшләренә колак сала.

Гади һәм аңлаешлы кагыйдәләр аша кызыклы шигъри формада Белгеч интернет-мошенниклар тырнагына ничек эләкмәскә, ничек дөрес танышулар булдырырга, мәгълүмат алмашырга, кызыклы фильмнар карарга, танып белү уеннары уйнарга, китаплар укырга һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде.
Белгеч Белмәмешнең компьютерын вируслардан чистарта һәм антивирус программасын урнаштыра.
Чарада катнашучылар «Свой — Чужой» уенында катнаштылар һәм «Путешествие в Город Интернет» фильмын карадылар.

Белгеч белән Белмәмешнең тырышлыгы бушка китмәде. Балалар Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар, алар аны викторина сорауларына җаваплар белән ныгыттылар.
Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев