Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Күп квартирлы яңа йорт ачкычлары тапшырылды

Габишевоның Северный урамындагы №6 йорты хуҗаларын кабул итте.

Бу “Северный” микрорайонындагы исәп буенча яшәүчеләрен кабул иткән дүртенче йорт. Бәхет бу юлы социаль ипотека программасында катнашкан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, грант алган табибларга, шулай ук ятим балаларга елмайды. Торак йорт төзелеше инвесторы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

Ниһаять соңгы формальлекләр һәм хуҗаларга яңа квартир ачкычлары тапшырылды. Сөенечтән кайбер кешеләр яңа өй буйлап экскурсия үткәрергә ризалаштылар. Барлык квартирларда бүгеннән яшәргә була, ике контурлы индивидуаль җылыту казаннары, янгын сүндерү системасы, су, газ, электр исәпләгечләр куелган.

Олы Кабан урта мәктәбе математика укытучысы Дарья Васильева яңа йортта ике бүлмәле – якты, җылы, түшәме биек квартир алуга чиксез шат. Аның улы Георгийның сөенече чиктән ашкан – хәзер аның үз бүлмәсе булачак, ул анда дәресләр әзерли һәм дуслары белән уйный алачак.

-Без элек Казанда бер бүлмәле квартир алып тордык, - дип сөйли Габишевода ике бүлмәле квартир хуҗабикәсе. – Көн саен эшкә еракка йөрергә туры килде. Шактый ара бит. Үз квартирыбызны өч елдан артык көттек һәм менә ниһаять бу көн җитте. Әкренләп йорт җиһазлары ала башладык, үз оябызны булдырырга тырышабыз.

“Северный” микрорайонында проект буенча 348 квартирга 6 йорт төзеләчәк. Йортлар янәшәсендә балалар мәйданчыгы җиһазланган, автомобиль кую урыны бар. Киләчәктә кибетләр һәм социаль инфраструктура барлыкка киләчәк.

Лаеш үзәк район хастаханәсе терапия бүлеге мөдире Гадел Нотфуллин торак шартларын табиб-белгечләргә грант бирү республика программасы кысаларында яхшырткан.

-Без хатыным белән өченче ел инде Лаешта бер бүлмәле квартир яллап тордык. Яңа торак алгач гаиләне арттыру хакында да уйларга була, - дип елмая яшь доктор.

2019 елда ТР ПРезиденты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестиция программасы гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м булган 7,8 мең квартирлы 165 йорт төзергә ниятли. Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча 24 йорт төзелгән инде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев