Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш аучыларына яңалык: кабан һәм кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләргә ау сезоны тәмамланды

Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитетында республикада 1 марттан алып төлке, корсак, куянга, ондатрага, сусарга, янутсыман этләргә, кондыз һәм кабанга ау сезоны тәмамланды.

Аучылык байлыкларын тоту турында белешмәләр, кабаннан тыш, рөхсәтнамә алган урын буенча ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Кабан тоту турында белешмәләр рөхсәтнамә алган урын буенча, кабанны тоткан көннән алып 10 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Әгәр дә җәнлек тотылмаган булса, бу белешмәне ау срогы тәмамланганнан соң 10 көн эчендә бирергә кирәк.

Табылган аучылык ресурслары турындагы белешмәләрне тапшырмау яки вакытында тапшырмау гражданны 1 елга аучылык байлыкларының теләсә кайсы төрен табуга рөхсәтнамә алудан мәхрүм итә.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексында табылган аучылык байлыклары турындагы белешмәләрне тапшырмаган яки вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы җәнлекләргә ау сезоны Лаеш аучылары