Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш ягы музее: яңа йортка күчү белән!

1984 елда салынган элекке прогимназиянең тарихи бинасында Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягының яңартылган музее үз ишекләрен ачты

Бу күптән көтелгән вакыйга якташыбыз, рус шагыйре, дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның 280 еллыгын бәйрәм итү көнендә булды.


Берничә ел дәвамында «Кама диңгезе» яр буеннан ерак булмаган тарихи бинада реставрация эшләре алып барылды. Бу эшләргә федераль, республика һәм район бюджетларыннан акча бүлеп бирелде. Хәзер шәһәрдә яңартылган экспозицияләр, мультимедия аппаратурасы, интерактив җиһазлар, иркен конференцияләр залы белән бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче музей бар. Монда барлык категория кунаклар өчен шартлар тудырылган, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә. Балалар белән килүчеләр балаларын балалар бүлмәсендә калдырып, экспозицияләр белән тыныч кына таныша ала. 

Ә музейда карарга чыннан да күп нәрсә бар. Берничә зал Лаеш ягының төрле чор тарихы белән таныштыра. Бер күргәзмә Гавриил Державинның үзенә багышланган. Музей хезмәткәрләре җыйган киң материаллар Бөек Ватан сугышы чоры һәм анда якташларыбызның катнашуы турында. Бөтен зал археологик эзләнүләр һәм казылмалардан тора: балчык чүлмәкләр, көнкүреш әйберләре, савыт-саба, бизәнү әйберләре — барысы да төрле чорларда безнең территорияләрдә яшәгән халыкларга кагылышлы әйберләр. Бик кызыклы экспозиция Лаеш ягының табигате, безнең урманнарда яшәүче хайваннар һәм кошлар турында сөйли. Лаеш районы территориясендә урнашкан оешмаларга, хуҗалыкларга, андагы кешеләр, товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән стендлар багышланган. Лаеш ягында яшәүче халыкларның традицияләрен — милли костюмнар, бизәнү әйберләре, гореф-гадәтләре — боларның барысын да музейның яратып җыелган материалларыннан күрергә мөмкин.

Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дип дәрес әйтәләр. Лаеш ягының яңартылган музеена килеп, сез туган җиребезнең үткәненә дә, бүгенгесенә дә чумачаксыз, күп яңалыклар беләчәксез, тарихка кагылачаксыз, матур һәм бай төбәк рухы белән сугарылачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей Лаеш районы Лаеш ягы музее