Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
яңалыклар

Лаеш районы артистлары Казан тамашачысын безнең төбәк мәдәнияте белән таныштырачак

Якындагы дүшәмбедә В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында Лаеш муниципаль районының мәдәният көне узачак.

Чара республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында үткәрелә. Ул Россиядә педагог һәм остаз елына һәм ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Оештыручы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Лаеш районы мәдәният көне 30 октябрьдә 15.00 сәгатьтә башлана. Качалов театры кунакларын күргәзмәләр, мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар, милли аш-су дегустациясе көтә. 18.00 сәгатьтә театр сәхнәсендә " Җирнең тарту көче " бәйрәм концерт программасы күрсәтеләчәк. Халык алдында Лаеш районының үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак.

Керү ирекле. Театрның адресы: Казан шәһәре, Бауман урамы, 48 йорт.

Реклама хокукларында 12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш районы артистлары