Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов берничә фермер хуҗалыгында булды

Ул Чирпы һәм Мирәтәк авылларында булды.

 

Фермерлар Юрий Мөхетдинов һәм Роза Исхакова белән очрашты. Алар үз эшләрендә органик игенчелек системасын кулланалар. 

Юрий Михайлович үзе экологик чиста ашлама уйлап тапкан һәм җитештерә, ул нәтиҗәлелеге буенча күпчелек химик ашламалардан өстен тора. Органик культуралар үстерә, югары аксымлы борай һәм тиз пешә торган борчак кебек иң чиста һәм файдалы азык продуктларын эшкәртә һәм җитештерә. Шулай ук Чирпыда күркә үрчетү буенча заманча кошчылык фермасын төзеп бетерә.

Роза Шәриф кызы Мирәтәктә Лаеш районында бердәнбер робот фермасы төзегән. Сыерлар өчен органик азык кына файдаланалар һәм саву процессын роботлар башкара. Ферма заманча компьютерлар белән җиһазландырылган һәм хайваннар өчен тынычлык атмосферасы тудыра.

Шикләнмәскә дә була — мондый сыерларның сөте иң туклыклы һәм тәмле.
Менә шундый прогрессив хуҗалыклар Лаеш районында бар. Алар турында тулырак Кама ягы газетасының алдагы чыгарылышларында сөйләрбез. Безне укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов берничә фермер хуҗалыгында булды