Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы мәктәп тәмамлаучылары сынау имтиханнарында үз белемнәрен тикшерделәр

Мондый сынаулар үз көчләренә ышаныч формалаштыруга ярдәм итә, ТДИ һәм БДИны уңышлы тапшыру мөмкинлекләрен арттыра.

Лаешның 2нче мәктәбе һәм 1нче гимназия базаларында "Барысын да белем хәл итә: белгеч белән ачыклыйбыз!«акциясе бара. Мәктәпләрдә математикадан сынау имтиханнары узды. Бу-чыгарылыш сыйныф укучыларына реаль имтиханнарны уңышлы тапшыруда һәм аларга әзерләнүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим чара.

Сынау вакытында 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары имтиханнар үткәрү процедурасы, математикадан БДИ һәм ТДИ үткәрү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, педагоглар җибәрелгән хаталарны анализлаячак һәм кыенлыклар тудырган темаларны тикшерәчәк.

Мәктәпне тәмамлаучыларның берсе, Сокуры мәктәбе укучысы Сумая Эркимбекова, имтихан алдыннан үзенең хисләре белән уртаклашты: «Мин бик дулкынланам, бүген без БДИ тапшырып карыйбыз. Мин моны безнең өчен кирәк дип саныйм. Без чыгарылыш имтиханын узуның барлык кагыйдәләрен һәм нечкәлекләрен белербез»"

Ике мәктәптә Лаеш районы укучылары катнашты, алар арасында чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, 8, 10 сыйныф укучылары да бар иде, алар оештыручылар һәм җәмәгать күзәтүчеләре ролендә булдылар.

Мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләре дә катнашты. Алар сынау имтиханына күзәтүчеләр ролендә килделәр.

«Мәгариф идарәсе» МКУ методисты Диана Чувашева: «Әлеге акциянең максаты 9 һәм 11 сыйныф укучыларын БДИ һәм ТДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, агымдагы уку елын тәмамлаучыларның имтиханнарга психологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук үз көчләрен сынап карау иде», — дип билгеләп үтте.
Акция 4 сәгатькә якын дәвам итте. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына реаль имтиханнарга яхшырак әзерләнергә һәм аларны уңышлы тапшырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы мәктәп тәмамлаучылары сынау имтиханнарында үз белемнәрен тикшерделәр