Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районында изге Рамазан аенда беренче ифтар мәҗлесе узды

Рамазан аеның беренче көне тәмамланды.

Традиция буенча, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Рамазан аенда мәчетләргә йөри. Беренче көнне ул Кече Елга авылында ифтар мәҗлесендә катнашты. Наил хәзрәт Аллаһ китабыннан сүрәләр укыды һәм «Рамазан — Коръән ае» дигән темага вәгазь сөйләде. «Аллаһы Тәгалә уразабызны һәм игелекләребезне кабул итсен», — дип мөрәҗәгать итте ул мөэминнәргә.
Республика ифтарын үткәрү вакыты һәм урыны билгеле булды. Ул 2025 елның 20 мартында Олы Кабан авыл җирлегенең «Казан экспо» күргәзмә комплексында узачак.
Фото: Лаеш мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында изге Рамазан аенда беренче ифтар мәҗлесе узды