Лаеш районында Каравонга әзерлек башланды
яңалыклар

Лаеш районында Каравонга әзерлек башланды

Никольскийда булачак рус фольклоры фестивале алдыннан җирлек территориясен җыештыру эшләре бара.

Бөтен Лаеш районыннан мәдәният йортлары хезмәткәрләре Никольский авыл җирлегендә күл ярын җыештырдылар. Алар бер айдан соң 33 нче "Каравон"рус фольклоры фестивале узачак аландагы чүп-чарны җыештырдылар.
Санитар-экологик икеайлыкта Никольский авылы халкы да актив катнаша. Алар табигать турында кайгыртырга тырышалар. Алда әле бәйрәмгә әзерлек эшләре күп.

Каравон-2025 2025 елның 24 маена планлаштырылган.
Фото: Пәрәү мәдәният йорты


Лаеш районында Каравонга әзерлек башланды

Нет комментариев