Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районында рөхсәтсез чүплекләр ачыкланган

ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Лаеш районында санкцияләнмәгән ике чүплек ачыклаганнар.

Беренче чүплек 470 кв.м мәйданлы Каип авылы янында табылган. Икенчесе, 30 кв. м мәйданлы, Орел авыл җирлегендәге «Сатурн» СНТ янында табылган.
Лаеш районы Башкарма комитеты җир кишәрлекләренең кемнеке икәнлеген ачыклый. Чүплекләр билгеләнгән вакытта бетереләчәк, дип хәбәр иттеләр район матбугат хезмәтендә.

-Әгәр җир хосусый милектә булса, Лаеш районы Башкарма комитеты күзәтчелек органнары белән берлектә хокук бозуларны бетерү өчен милекче белән эш алып барачак. Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын үтәмәгән өчен җаваплылык каралган. Территорияләрне чистарту эшләре оештырылачак һәм контрольгә алыначак, — дип шәрехләде Лаеш районы матбугат хезмәте.
Фото: ТР Экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында рөхсәтсез чүплекләр ачыкланган