Лаеш районында “Уңыш факторы: стандарт булмаган рәвештә уйла!» ачык фестивале финалында 120 кеше катнашты
Финалда катнашучыларны Усады күп профильле “Сәламәт буын” лицее кабул итте.
Алар арасында-гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм укучылар. Фестивальнең төп максаты – укучыларның фәнни-тикшеренү сәләтләрен һәм укытучыларның иҗади потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру.
- Сайлап алу этабына 400дән артык эш тапшырылды, финалга 120 катнашучы үтте: җиде педагог һәм 113 укучы, шул исәптән Казаннан 21 укучы, – дип шәрехләде лицей директоры Владимир Трошин. - Алар биш юнәлештә чыгыш ясады: күп профильле олимпиада, фәнни-гамәли конференция, технологияләр һәм мәгариф, профессоналитет, “Иске һөнәрләрне торгызу” (укучылар өчен) стендын яклау.
Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Иң яхшы чыгышлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Фестивальнең оештыручылары булып Лаеш районының “Туган як” якташлыгы, “АйСиЭл техно” исәпләү техникасы заводы, Казан шәһәренең социаль - гуманитар белем бирү үзәге, “ТР Лаеш МР мәгариф идарәсе” МКУ чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев