Лаеш районында – яңа судья
Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2022 елның 14 июленнән Лаеш район суды федераль судьясы итеп элек судья ярдәмчесе булган Айгөл Бәхтиева билгеләнде.
Фото Айгөл Бәхтиева архивыннан
Айгөл Бәхтиева төп Лаеш кешесе. Ул монда туган, 2003 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган, ә аннан Россия Гадел хөкем Академиясенә укырга кергән. Биш елдан Айгөл дипломлы белгеч була. Гади белгеч кенә түгел – аның дипломында бер генә дүртле дә булмый. Айгөл Илдар кызы бала чагыннан ук юрист булырга хыяллана – тикшерүче һәм җинаятьче булып уйный, җинаятьләрне ача. Һөнәрне дөрес сайлый.
-Академияне тәмамлагач сигез ел ТР юстиция министрлыгында эшләдем. Аннан соң биш ел Лаеш район судында 30 ел Лаеш район суды рәисе булган судья Фирдәвис Хәнип улы Фазлыев ярдәмчесе булдым, - дип сөйли үзе турында Айгөл Илдар кызы. – Мин аңа ярдәме, миңа булган җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтлемен. Ул минем зирәк остазым, укытучым булды, үз белемнәре һәм бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Айгөл Бәхтиева – яңа буын судья. Ул “китап корты”, көннәр буе акыллы китаплар укып утыручы түгел. Спорт, җырлау, шигырьләр уку өчен вакыт таба. Бишенче ел инде йога белән шөгыльләнә, чаңгыда шуарга, велосипедта йөрергә ярата, әдәбият һәм шигьриятне үз итә, матур әдәбият укый. Әдәби кичәләргә, театрга йөри. Сәяхәт итәргә, биергә, җырларга ярата – үзе өчен генә вокал белән шөгыльләнә.
Биш елдан артык укытучылык эшчәнлеге алып бара – Лаеш техник-икътисад техникумында булачак юристларга гаилә, конституция һәм административ хокуклар буенча белем бирә. -Мине һәрчак суд системасы җәлеп итте. Мөстәкыйль төстә законлы карарлар кабул итәсе, кешеләргә гаделлек табуда, бәхәсләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәсем һәм үзара килешүләргә китерәсем килде, - дип аңлатты үзенең судья булу теләген Айгөл Илдар кызы. – Үз алдыма кеше һәм гражданнарның бозылган хокукларын һәм иреген саклау һәм торгызуны гадел һәм намус белән үтәү бурычын куям.
Лаеш район судында яңа билгеләгән судьяның тантаналы ант бирүе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев