Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешта яңа ял итү урыны барлыкка килде

Лаешта мәчет территориясендә балалар мәйданчыгы ачылды. Ул “Сәйдәшев” ТИҮ грант откан акчаларга урнаштырылды.

Автор фотосы

ТИҮ – территориаль иҗтимагый үзидарә. Бу җәмәгать оешмалары Лаешта яшәү өчен уңай шартлар булдыру буенча актив эш алып баралар. Без район үзәгендә балалар мәйданчыклары ачылу турында хәбәр иткән идек инде. Хәзер шәһәребезнең кечкенә гражданнары буш вакытны файда белән үткәрсен өчен тагын бер урын барлыкка килде.

Балалар рәхәтләнеп таган, карусель, таучык, комлыкны үзләштерә башладылар. Өсте капланган спорт снарядларында үз көчләрен сынап карадылар.

-Барыгызны бу вакыйга белән котлыйм. Хәзер безнең балаларга уйнарга һәм спорт белән шөгыльләнергә мәйданчык бар, - дип бәйрәмне ачты алып баручы Вера Баннова.

“Сәйдәшев” ТИҮ рәисе Илгизә Тимершина бу урын буш булмас дип өметләнә.

-Үз мәйданчыгыгызны саклагыз, чүп-чар ташламагыз. Монда аны җыештыручы юк, - дип мәрәҗәгать итте ул балалар шәһәрчеге ачылуга килгән кешеләргә. – Монда сез  хуҗа, барысы сезнең өчен эшләнде – шуңа күрә тәртипне дә үзегез саклагыз.

Зөфәр хәзрәт балалар мәйданчыгына соклануын әйтте:

-Моңа кадәр якында мондый матурлык юк иде, безнең балалар Сәйдәшев урамына йөрделәр. Мәйданчыкны монда урнаштырырга хәл иткән Илгизә Нәҗиповнага зур рәхмәт.

Рәсми өлештән соң концерт һәм күңелле уеннар булды. Елена Галиева янына көч сынашырга теләгән балалар җыелды. Импровизацияләнгән сәхнәдә җырчылар, биючеләр, музыкантлар һәм шигырь сөйләүчеләр бер-берләрен алыштырдылар. Бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләрнең барысына татлы бүләкләр тапшырылды.

Илгизә Тимершина алар исеменнән район башлыгы Михаил Афанасьевка, Дмитрий Моденовка (идарәче компания) һәм Ришат Вәлиевка (Лаеш икмәк комбинаты) кирәкле социаль проектка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаешта мәчет “Сәйдәшев” ТИҮ балалар мәйданчыгы