Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаешлылар “Үлемсез полк онлайн” акциясендә катнаша ала

Теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында социаль челтәрләрдә сөйли ала.

Онлайн-акциядә катнашу өчен, Бөек Ватан сугышында катнашкан гаилә Геройларының сугыш еллары тарихын “Вконтакте” социаль челтәренең шәхси битләрендә сөйләргә кирәк. Басма #МойГеройМояСемья яки #Минемгеройминемгаила хештеглары белән барырга тиеш.

Флешмоб идеясе очраклы гына барлыкка килмәгән. Безнең һәрберебезнең үз Ватаныбызны саклаган, батырлык үрнәге күрсәткән бабаларыбыз бар. Безнең максат — ата-бабаларның батырлыгын күрсәтү, - дип сөйләде «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Моннан тыш, “Камская новь” һәм “Кама ягы” укучылары үз материалларын ВК яки почтага шәхси хәбәрләргә җибәрә ала bugulgazeta@mail.ru. Эшегезне җибәргәндә, сез аны безнең мәгълүмат мәйданчыкларында бастыру белән килешәсез.

Акцияне оештыручы: «ТАТМЕДИА» АҖ Акцияне үткәрү вакыты-2023 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр.

Реклама хокукларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Үлемсез полк йөреше 9 Майга әзерлек