Лаешта «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының муниципаль этабы
Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән исем астында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы узды. Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф идарәсе башлап җибәрде.
Чараның максаты — педагогларга үзләренең осталыкларын күрсәтү һәм балалар белән эшләү идеяләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирү.
Конкурста катнашучылар иҗади мастер-класслар үткәрделәр
• Гайнуллина Эльвира Михайловна (1 нче гимназия) — өстәмә белем бирү педагогы. Фетрдан шевроннар ясау буенча мастер-класс.
• Гарипова Ләйсән Рифхат кызы (Пәрәү мәктәбе) — «Гаилә театры гаилә белән хезмәттәшлек итү ысулы буларак» проекты.
• Миляшова Лилия Наил кызы (мәктәптән тыш эш үзәге) — «texture-art стилендәге интерьер картиналары» мастер-классы.
* Мәхмүтова Лидия Анатольевна (Габишев урта мәктәбе) — «Халык шау-шулы уен кораллары оркестры һәм аны практик куллану» мастер-классы.
• Сабанаева Валентина Михайловна (Ташкирмән УББМ) — туган як -туристлык юнәлеше.
• Павлова Татьяна Николаевна (Комлы — Ковал УББМ) — табигый-фәнни юнәлеш.
• Хәсәнов Рөстәм Садри улы (Хәерби УББМ) — техник юнәлеш.
• Кузнецова Надежда Владимировна («Инноватика» лицее) — Социаль-гуманитар юнәлеш.
Лаеш районы мәктәптән тыш эш педагоглары әзерлеккә бик җитди килделәр. Алар күрсәткәнчә, балалар белән тирән эчтәлекле генә түгел, мавыктыргыч мастер-класслар да үткәрергә мөмкин. Алар ирекле сайлау һәм иҗат аша укучыларның шәхес сыйфатларын үстерүче методларны күрсәттеләр.
Чара бик күп уңай хис-кичерешләр уятты. Ул белем бирү процессында катнашучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде.
Конкурс азагында барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев