Лаешта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды
«Мәктәпкә әзерлек — һәр гаилә өчен мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Без ата-аналарга ярдәм итәргә һәм балаларга уку елын шатланып башларга булышырга тырышабыз», — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Лаешның 2нче мәктәбендә узган чарада катнашып, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында мәктәп букчалары һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.
Бу бүләкләрне район мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары алды:2нче мәктәп, 1нче гимназия, 3нче мәктәп,25 Октябрь исемендәге совхоз мәктәбе, Урта Девятово, Имәнкискә, Державино, Пәрәү, Шуран, Сокуры, Каип мәктәпләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев