Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Легендар ветеран белән хушлашу

Бүген Арча районының Симетбаш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, чын каһарман һәм легендар шәхес — Габдрахман Әхмәтсафа улы Сафинны соңгы юлга озаттылар. Бу барыбыз өчен дә зур һәм тирән югалту.

  Габдрахман аганың тормыш юлы — чын батырлык үрнәге. Ул сугышның иң авыр сынауларын үткән: Сталинградны яклаган, әсирлек тырнагыннан исән чыккан һәм, кабат сафка басып, Берлингача барып җиткән.
Җиңүдән соң туган авылына кайтып, гомерен намуслы хезмәткә багышлый — колхозда эшли, биш бала тәрбияләп үстерә. Аларның берсе — халкыбызның яраткан җырчысы Габделфәт Сафин.
2026 елның мартында Габдрахман Әхмәтсафа улы үзенең 104 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Шул көннәрдә аны Лаеш районы башлыгы һәм «Ак Барс» командасының легендар капитаны Данис Зарипов та котлады.
Габдрахман Сафинның исеме безнең йөрәкләрдә каһарманлык, какшамас рух һәм Татарстанның рухи байлыгы символы булып мәңгегә сакланыр.
«Камская новь» («Кама ягы») газетасы редакциясе мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев