Луганск Халык Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Сокуры волонтерларын билгеләп үтте
Җиңү көненә Сокуры мәдәният йортында узган бәйрәм концертында Луганск Халык Республикасы Эчке эшләр министрлыгыннан Сокуры волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Волонтерлар арасында махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен маскировка ятьмәләре үреп йөрүче хатын-кызлар бар.
Волонтерларыбызның хезмәте югары бәя алуы сөендерә. "Кама ягы" котлауларга кушыла!
Бергәләп кенә без барлык авырлыкларны җиңә алачакбыз. Бергәләп генә җиңүгә ирешәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев