Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәмендә контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль комплексы җәелдерелгән

Россия Кораллы Көчләре вәкилләре халыкка хәрби хезмәт шартлары турында консультация бирәчәкләр.

«РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт- Синең сайлау!» акциясе Казанда «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта, «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме көнендә — 4 августта узачак. Тамашачыларны легендар «Любэ» төркеме концерты һәм Татарстан артистлары чыгышлары көтә.
Акцияне оештыручылар — Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы белән берлектә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты.

«Акция ел саен үткәрелә торган „Мин күкне сайлыйм“ бәйрәменә туры китерелгән. Мәйданчыкта хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль комплексы оештыралачак, анда Россия Кораллы Көчләре вәкилләре халыкка хәрби хезмәт үтү шартлары, барлык ташламалар һәм хезмәт үтү урыннары турында консультация бирәчәк. Шунда ук хәрби хезмәткә сайлап алу чаралары үткәреләчәк», — дип сөйләде ТР контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме