Мәрсин маймычларын башка төбәкләргә дә җибәрәләр
“Биосфера-Фиш” компаниясе Лаеш районындагы балыкчылык комплексына җиһазлар сатып алу өчен 200 миллион сум инвестицияли.
Компания планнарында – Идел-Нократ төбәгендә балык запасларын тулыландыру өчен бер елда 5 миллионга кадәр мәрсин маймычы, 50тонна товарлыклы мәрсин балыклары һәм материал күчерүгә 1 миллион форель маймычы үстерү.
Исегезгә төшерәбез, “Биосфера-Фиш” компаниясенең чөгә җитештерү буенча беренче цехы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган елның октябрендә эшли башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев