Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Нармонкада капиталь ремонттан соң спорт залы ачылды

Спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә Нармонкада дзюдо белән шөгыльләнү өчен зал төзекләндерелде.

Яхшы яктыртыла торган һәм профессиональ идән түшәлгән иркен зал — бу дзюдоны яраткан малайларга җитми иде. Хәзер аларның уңайлы чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, уңайлы санузел, медицина бүлмәсе бар.

Беренче иптәшләрчә очрашуны кичә уздырдылар. Лаешлыларга кунакка Казаннан яшь спортчылар килде. Нармонкага килгән һәм балалар белән аралашкан Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповка да яңа уен алымнарын күрсәттеләр.

Лаеш районында тагын бер спорт объекты балалар һәм яшүсмерләр өчен ишекләрен ачты. Димәк, малайларның физик яктан үсәргә, рухларын чыныктырырга һәм көчлерәк, тизрәк һәм чыдамлырак булырга яңа мөмкинлекләре барлыкка килгән.

«Җиңегез!», — дип теләде район башлыгы яшь буын спортчыларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нармонкада капиталь ремонттан соң спорт залы ачылды