Ниөчен алмагачның яфраклары саргая
“Россельхозцентр” ФГБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина алмагач яфраклары кору сәбәпләре турында сөйләде.
-Алмагачта яфраклар корый башласа, димәк бу агач үсешендә ниндидер тайпылыш бар, - дип сөйли Любовь Николаевна. - Бәлки аны тәрбияләүдә ялгышлар булгандыр, бәлки аның гаебе һава торышы шартларына бәйледер. Кайчакта утырту урынын дөрес сайламау да моңа сәбәпче була. Теләсә нинди очракта яфракларны кибүдән , ә агачны корудан саклау өчен сәбәбен ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә кирәк. Никадәр иртә булса,шулкадәр яхшы.
Ниөчен алмагачның яфраклары корый? Сәбәпләрен ачыклыйк.
1.Кояш яктысы җитми – бу фотосинтез процессы бозылуга китерә. Нәтиҗәдә яфраклар саргая башлый һәм корый. Саргайган яфракларның бер өлеше корымыйча коела;
2. Җир асты суларының якын булуы, шул сәбәпле тамырлар суламый, чериләр;
3.Дым җитәрлек түгел, бу очракта яфраклар гына түгел, яшь ботаклар да корый;
4. Ашламаларны күп кертү, аеруча черегән тирес. Тамырлар яна һәм туфрактан дым алмый һәм аны алмагачның җир өстендәге өлешенә юлламыйлар;
5. Тамырлар һәм ботакларның механик зарарлануы;
6. Алмагачның авырулар, корткычлар белән зарарлануы.
-Төгәл сәбәпләрне ачыклау өчен бакчада башкарылган барлык агротехник чараларны анализлау, алмагач утырту өчен урын уңай булганмы, югарыда санап үтелгән факторларның берәрсе бармы, - дип өстәде Любовь Занина. – Әгәр язлый алмагач яфракларны әз ярса, ә җәй көне ул коела башласа, мөгаен, сәбәбе алмагачның кыш көне өшеүендәдер. Мондый агачларда ботаклар корый башлый. Үрентене бөгеп карасаң, ул сына.
Алмагачның кышлавын җиңеләйтү өчен белгечләрдән берничә киңәш: уңыш җыйгач ашлама кертү; күп итеп су сибү, бу уңышлы кышлау белән бергә киләсе ел өчен чәчәк бөреләре формалашуга да мөһим. Алмагачлар салкынга чыдам үсемлекләр дип исәпләнсәләр дә, үсентеләр утыртканда безнең республика климат шартларына яраклашкан районлаштырылган сортларны сайлау яхшы.
Кайчакта алмагач яфракларының агач очыннан корый башлаулары күзәтелә. Яшь алмагачларның очлары кору – куркыныч билге: димәк агачның тамырлары корый яки прививка ясалган урынга зыян килгән. Карт алмагачларның очы кору аларның вакыты үтүне күрсәтә. Уңыш бирүче очы корыган алмагачлар “комплекслы ачлык” , кирәкле микроэлементлар җитмәү күрсәткече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев