Ноябрьдә ничек ял итәбез
Бу атнада илебез халкына өстәмә ял бирелә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, гамәлдәге хезмәт законына ярашлы төстә ул эш көне түгел, ә бәйрәм көне. Быел ул шимбәгә туры килә. Димәк, ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә - дүшәмбегә күчә. Шул ук вакытта җомга, 3 ноябрьдә, эш көне...
Бу атнада илебез халкына өстәмә ял бирелә.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, гамәлдәге хезмәт законына ярашлы төстә ул эш көне түгел, ә бәйрәм көне. Быел ул шимбәгә туры килә. Димәк, ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә - дүшәмбегә күчә. Шул ук вакытта җомга, 3 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп биш көнлек эш атнасы белән эшләүче россиялеләрнең ялы өч көн була, 4, 5, 6 ноябрь. Ә киләсе атнада эш көне дүрт кенә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев