Олы Кабанда авыл мәдәният йортын ремонтлау: планлаштырылган эшләрнең яртысыннан күбрәге төгәлләнгән
Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Олы Кабан авылы мәдәният йортын капиталь ремонтлау эшләре 60 проценттан артык үтәлгән.
Белешмә өчен:
• Салыну елы — 2014 ел.
• Утыру урыннары саны — 300.
• Бинаның гомуми мәйданы — 672,9 кв. метр.
• Капиталь ремонтка якынча 25 млн сум акча кирәк булачак.
Нинди эшләр башкарыла:
• түбәне, фасадны, керү төркемнәрен, санузелларны ремонтлау;
• тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру;
• инженерлык системаларын яңарту;
• эчке бизәкләү эшләре.
Олы Кабан авыл җирлегендә мәдәният йортының роле нинди?
Бу — авыл халкы өчен бердәнбер ял итү урыны. Биредә барлык яшьтәге кешеләр арасында патриотик, гаилә һәм эстетик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла. Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты пропагандалана, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга зур игътибар бирелә.
Авылның бердәнбер мәдәни үзәген яңарту план буенча бара. Бу халык өчен заманча ял итү һәм үсеш шартлары тудырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев