Пенсиягә алдан чыгу хокукы саклана
2019 елдан “Россия Федерациясендә пенсияләр билгеләү һәм түләү буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2018 елның 3 октябрьдәге №350 законы гамәлгә керә.
Законда хезмәт шартлары зарарлы һәм авыр булган эшләрдә эшләүчеләр: шахтерлар, “кайнар цехларда”, күмер сәнәгате эшчәннәре, химия җитештерүе, тимер юл һәм башка тармакларда эшләүчеләр өчен ташламалар саклана. Пенсияләрнең әйтеп үтелгән төрләре буенча 2013 елдан пенсия эш бирүчеләр өчен ПФРга иминият взносларының өстәмә тарифы түләүне йөкләтү юлы белән түләнде.
Радиацион һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарның, шулай ук социаль мотивлар һәм сәламәтлек торышы буенча, төгәлрәге: биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатыннарның; балачактан инвалидның бер әти-әнисенә (опекунга) аны 8 яшькә кадәр тәрбияләгәндә; Ерак Төньяк районнарында яки аларга тиңләштерелгән урыннарда кирәкле эш стажы булган ике яки аннан да күп бала тапкан хатыннарның; сугышчан имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булган һәм күрү сәләте буенча беренче төркем инвалидларның; гипофизар нанизм белән авыручылар һәм диспропорциональ кәрләләр; Ерак Төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда яшәүче болан караучы, балыкчылар, аучылар сыйфатында эшләүче гражданнарның пенсия яшен арттыру күздә тотылмый.
Ерак Төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән урыннарда яшәүчеләр өчен пенсиягә алдан чыгу хокукы бирүче махсус стаж үзгәрми. Бу затлар өчен гомум билгеләнгән пенсия яше этаплап ирләр өчен һәм хатын-кызлар өчен биш елга арта (шул тәртиптә 60ка һәм 55кә).
Педагоглар, медицина һәм иҗат хезмәткәрләре өчен махсус стажның дәвамлылыгына таләпләр арту күздә тотылмый. Шуның белән бергә пенсиягә чыгу яше арту сәбәпле алдан пенсиягә чыгу өчен бу гражданнарга мөрәҗәгать итү срогы әкренләп артачак. Хәзер эшчәннәрнең бу категорияләренә махсус стажның 25тән 30 елга кадәр булуы зарур. Пенсиягә чыгу срогы махсус стаж тулу датасыннан һәм аны алу өчен кичектерелү чорыннан чыгып исәпләнәчәк.
Бу хезмәткәрләр махсус стажларын тутырган ел билгеләнә, ә пенсиягә “алдан чыгу” билгеле бер срок үткәч билгеләнә. 2019 елдан 2018 елгача күчү чоры дәвамында пенсия сорап мөрәҗәгать итү срогы бер елдан биш елгача күчерелә. Махсус стажлары 2028 елда тулган затлар пенсиягә чыгу хокукын бу стаж тулгач биш елдан соң алалар.
Мәсәлән: педагогик хезмәткәрләргә балалар учреждениеләрендә яшькә һәм җенескә бәйсез төстә 25 ел эшләү кирәк. Әгәр укытучының педагогик стажы 2019 елда тулса, ул пенсиягә чыгу вакыты артуны искә алып алты айга соңрак чыга. Әгәр педагог кирәкле стажны 2021 елда тутырса, аңа пенсия өч елдан, ягъни 2024 елда билгеләнә.
Барлык сораулар белән Пенсия фондының Лаеш районы идарәсенә 2-52-41, 2-52-07 телефоннары аша мәрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев