Прокурор аңлата: кем НДФЛ түләүдән азат ителә
Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр җир кишәрлеген һәм анда урнашкан хуҗалык корылмаларын сатканда НДФЛ түләүдән азат ителәләр.
2023 елның 29 маендагы 198-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 217.1 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Федераль закон нигезендә, физик затларның керемнәренә салым салудан торак урын урнашкан җир кишәрлеген сатудан һәм мондый җир кишәрлегендә урнашкан хуҗалык корылмаларын һәм (яки) корылмаларны сатудан алынган ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең керемнәре азат ителә.
Мөлкәтнең салым түләүче милкендә булу вакыты мөһим түгел. Ләкин бер шарт бар — милек эшкуарлык эшчәнлегендә кулланылган булырга тиеш түгел.
Шул ук вакытта күрсәтелгән җир участогы, торак бина, хуҗалык корылмалары һәм (яки) корылмалар бер үк вакытта сатылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев