Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Район башлыгы юллар, эш урыннары һәм су белән тәэмин итү турында

Илдус Зарипов беренче чираттагы бурычларны санап үтте.

Районның предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган киңәшмәдә районның яңа башлыгы эшнең өстенлекле юнәлешләрен атады.

Илдус Зарипов коронавирус инфекциясен профилактикалауга игътибар юнәлтте. Торак пунктлар территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча эшне көчәйтергә кушты. Аның фикеренчә, идарәче компанияләр балалар мәйданчыкларына аерым игътибар бирергә тиеш.

Өстенлекле бурычларның берсе - уңайлы тормыш өчен шартлар тудыру. Моның өчен инфраструктураны үстерергә кирәк, аерым алганда, юллар төзелеше алып барырга, су белән тәэмин итүне яхшыртырга. Район халкы өчен яңа эш урыннары булдыру әһәмияткә ия.

Илдус Фатыйхович өмәләрдә һәм «Урман утырту көне» акциясендә актив катнашканнарга рәхмәт белдерде.

Киңәшмә барышында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Карпова коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик хәл һәм күрелгән профилактика чаралары турында сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова 2020 елның 9 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Лаеш муниципаль районы территориясендә алкоголь базарының торышы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев