РФ Президенты Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм реестры турында законга кул куйды
Закон хәрби хисапны көйли һәм камилләштерә.
Закон нигезендә, хәрби бурычлыларга повесткалар шәхси имза белән генә түгел, ә электрон рәвештә дә биреләчәк. Электрон повестка “Дәүләт хезмәтләрендә” шәхси кабинетта урнаштырылганнан соң тапшырылган дип саналачак.
Закон повестка алынганнан соң 20 көн эчендә хәрби комиссариатка килмәүчеләр өчен транспорт чарасы белән идарә итү хокукын чикләүне күздә тота. Шулай ук илдән китәргә ярамый, күчемсез милек белән килешүләргә, кредит алуга чикләүләр булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев