Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Росгвардия: перспективалы карьера

2025 елның 14 октябрендә, Росгвардиянең агитация автобусы Лаеш техник-икътисадый техникумында булды.

Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре хокук саклау эшчәнлеге бүлеге студентлары белән очрашты.
Лаеш районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Евгений Шәйдуллин сүз алды:

— Росгвардия — ведомстводан тыш сак кына түгел, ә эчке гаскәрләр, ОМОН, СОБР кебек җитди бүлекчәләр дә ул. Без — төрле чакыруларга һәрвакыт әзер торган махсус отряд!
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Лаеш районында Росгвардия коралны лицензияләү һәм исәпкә алу белән шөгыльләнә. Ә тагын Евгений Валерьевич ЛТИТ студентларына өстәмә белем алу мөмкинлеге турында сөйләде. 
— Сезнең техникумда 3,5 ел укыган соң бөтен ил буенча Росгвардиянең профильле югары уку йортларына укырга керү мөмкинлегегез бар. Бу түләүсез уку һәм тулы тәэмин итү — конкурс буенча булса да, перспективалар бик зур!
Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе кадрлар бүлегенең сәяси эш буенча төркемнең махсус йөкләмәләр буенча инспекторы Ирина Халикова ни өчен нәкъ менә Росгвардия яшьләр һәм максатчан кешеләр өчен бик яхшы сайлау булуын әйтеп узды.

Уку: уку өчен Казан вузларын гына түгел, Санкт-Петербург, Воронеж, Новосибирск вузларын да сайлап алырга мөмкин — һөнәр алу өчен бик зур сайлау!
Укырга керү: иң мөһиме — сезнең теләгегез һәм төп таләпләргә туры килүегез; егетләргә армиядән кичектерү дә тәэмин ителгән.Хезмәт хакы һәм ташламалар: лаеклы оклад, премияләр (быел өстәмә түләүләр белән!), тулы социаль пакет. Ә киләсе елдан хәрби ипотека вәгъдә итәләр (хәзергә тест режимында).
Ирекле яллаудагы вазыйфалар да бар (туганнарыгыз һәм танышларыгыз өчен) — анда да ташламалар, түләүләр һәм хәтта транспортта бушлай йөрү каралган.

Росгвардия Эчке эшләр министрлыгыннан нәрсә белән аерыла? Тар специализация: без игътибарыбызны җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген саклауга юнәлтәбез. Төгәл бурычлар, артык ыгы-зыгы юк!
Евгений Валерьевич кызыксынучыларга мөрәҗәгать итте:
— Шалтыратыгыз! Элемтә техникум җитәкчелегендә. Без Ирина Викторовна белән барлык детальләр турында фикер алышырга һәм укырга керүдә ярдәм итәргә әзер. Килегез, сорагыз! 
Очрашу азагында студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр, шул исәптән Казан буенча УВО психологы Алина Мостафинага да. 

Очрашу нәтиҗәле үтте һәм файдалы булды дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Росгвардия: перспективалы карьера