Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Росреестр лаешлылар сорауларына җавап бирә

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсендә Балаларны халыкара яклау көненә туры китереп балигъ булмаганнарның күчемсез милекләре белән эш итү мәсьәләләре буенча “Бердәм кайнар линия көне” булды. Сезнең игътибарга еш кабатланган сораулар һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.

-Безнең гаилә ана капиталын файдаланып күчемсез милек ала. Безгә бу эшне башкарганда торак бинаның уртак милек өлешендәге барлык гаилә әгъзаларыннан нотариуста расланган таныклама кирәкме?

-Гаилә кодексының 34 маддәсенә ярашлы төстә ир белән хатынның никахта чакта туплаган милекләре аларның уртак милке булып тора. Шушы ук кодексның 38 маддәсе 2 пунктына ярашлы төстә ир белән хатынның уртак милке аларның килешүе буенча бүленергә мөмкин. Ир белән хатынның никахта торган чакта тупланган уртак милекне бүлү турында килешүе нотариус тарафыннан расланырга тиеш. Шул ук вакытта кодексның 34 маддәсе 2 пункты буенча махсус максатчан акчалата түләүләр, ана капиталы шуңа керә, ир белән хатынның уртак милке булып саналмый. Ир белән хатынның никахта торган чакта ана капиталы исәбенә генә түгел, башка акчаларга алынса да, шул исәптән үз акчалары исәбенә алынган торак бинага уртак милек хокукындагы өлешне билгеләгәндә ата-аналар һәм балаларның килешүе ир белән хатынның уртак милкен бүлгәндә килешү элементлары булып тора, ягъни катнаш килешү була. РФ Гаилә кодексының 163, 165 маддәләре нигезләмәләреннән караганда әгәр аңа кергән бер генә элементта да нотариаль форма билгеләнсә, катнаш килешү нотариуста расланырга тиеш.

Шулай итеп, торак бина никах чорында ана капиталы һәм ир белән хатынның шәхси акчалары исәбенә алынса һәм аларның берсенә теркәлсә яки уртак милек буларак теркәлсә (ЕГРНда теркәлсә), ир белән хатынның уртак милектәге, шулай ук аларның балалары өлешен билгеләү өчен югарыда күрсәтелгән килешүне төзү өчен нотариуска мөрәҗәгать итү кирәк.

Әгәр торак бина ана капиталы исәбенә генә алынган булса, өлешләрне билгеләү турындагы килешү гади язма формада төзелә.

-Күчемсез ипотека килешүе уртак өлеш милкенең 1/3е балигъ булмаганныкы булганда нинди формада булырга тиеш?

-Мондый очракта ипотека килешүе гади язма формада төзелергә тиеш, законда мондый эш башкару өчен нотариаль форма билгеләнмәгән. Әмма ипотека милкен балигъ булмаган гражданга тапшыру өчен опека һәм попечительлек органыннан алдан рөхсәт алу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев