Росреестр: Татарстанда күчемсез милек буенча статистика
2018 елның 10 аенда идарәдә теркәлгән хокуклар, хокукларны чикләүнең, йөкләтелгән күчемсез милек объектларының гомуми саны 617 576 (2017 елның шул ук чорында 578 471).
Шул ук вакытта торак биналарга теркәлгән хокуклар саны – 231 221 (214 448), җир участоклары – 153 347 (149 238), машина-урын – 524 (435).
Сату-сатып алу килешүләренә килгәндә исә, Росреестрның Татарстан идарәсе 2018 ел башыннан 61 146 торак бинаны сату- сатып алу килешүе;10 066 – торак булмаган бина һәм 33 443 җир участогын сату- сатып алу килешүе теркәгән.
2018 елның 10 аенда Татарстанда 112 145 ипотека эшләре теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка күп, шул вакыт эчендә 86 071 ипотека теркәлгән.
Кредит эшләре буенча ипотека саны (ипотека кредиты буенча эшләр) 67 472 тәшкил итте, шулардан Казанда – 23 834. 2018 елның октябрендә генә дә Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсендә кредит эшләре буенча 7 087 ипотека теркәлгән, шуларның 2 159ы Казанда.
Татарстанда өлешләп катнашу буенча теркәлгән килешүләр саны 21%ка арткан – 15 849. Ул арада, 2017 елда бу күрсәткеч 13 079 булган.
Электрон рәвештә кабул ителгән гаризалар саны 50 меңле чикне узган (52 063), шул ук вакытта андый гаризаларның күбесе җирле үзидарә органнарыннан килгән – 23 481, физик затлардан – 15 653, юридик затлардан – 7 178, нотариуслардан – 1432 гариза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев