Россия МЧСы Татарстан халкын яңа мобиль кушымтаны йөкләргә чакыра
Хәзер Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең Россия МЧСы кушымтасы аша мөһим хәбәрләрне оператив рәвештә алу мөмкинлеге бар. Бу кушымтада пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һәм ракета куркынычы турында мәгълүмат белергә, шулай ук ашыгыч хезмәтләр белән элемтәгә керергә мөмкин.
Моннан тыш, кушымтада көнкүрештәге гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча файдалы киңәшләр тупланган. Бу һәрберебез өчен аеруча мөһим.
Яхшы яңалык: кушымта бушлай! Уны RuStore, Google Play һәм App Store кибетләреннән йөкләп алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев