Россиядә социаль пенсияләр арта: кемнәргә?
1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 6,8% ка артачак. Бу үзгәреш илнең күп гражданнарына кагылачак.
Социаль пенсияләр гражданнарның төрле категорияләренә түләнә:
• өлкән яшьтәге кешеләргә;
• гарип;
* туендыручысын югалтканнарга; ятим балаларга;
• картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен стажы һәм пенсия баллары җитмәүчеләргә.
Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен 15 ел эшләргә һәм 30 пенсия баллы җыярга кирәк.
Бернинди чаралар күрергә кирәкми — пенсияләр автомат рәвештә артачак. Гариза бирергә кирәкми.
2026 елда минималь социаль пенсия 9 424,1 сумга җиткән.
Әгәр бу пенсия керемнең бердәнбер чыганагы булса, кешегә лаеклы тормышны тәэмин итәчәк дәрәҗәгә кадәр акча түләнәчәк.
Яңалыкларны күзәтегез, законнардагы мөһим үзгәрешләр турында хәбәрдар булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев