Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Россия тарихы юллары буйлап

“Геройлар юлыннан” - Лаеш ДОСААФы чыгарылыш, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе унынчы сыйныф укучылары катнашкан автоузыш шулай дип аталды, аның озынлыгы биш мең километрдан артык булды.

 Ул “Татарстан Республикасы армиягә, авиациягә һәм флотка ирекле ярдәм итү җәмгыяте (ДОСААФ)” иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе төбәк идарәсе рәисе Дамир Динниулов инициативасы белән оештырылды һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланды. ДОСААФның күп кенә җирле бүлекләре җирле масштабта автоузыш үткәрделәр.

-Без зурга өмет иттек, - дип аңлатып үтә ДОСААФның Лаеш оешмасы советы рәисе Александр Каппель. -  Безнең ике курсант – 2нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары Сергей Королев һәм Динар Хөсниев ерак юлга чыгарга карар итте. Безнең беренче тукталыш Белгород өлкәсендә булды, анда ДОСААФның җирле бүлеге чакыруы буенча Гражданнар сугышы һөҗүмнәрен реконструкцияләргә килгәннәр иде. Безгә бәхет елмайды: без бу якларда 1919 елның җәендә булган сугышны реконструкцияләүне күрдек. Россиянең төрле җирләреннән килгән 400ләп катнашучы һәм 10-12 мең тамашачы. Искиткеч тамаша! Аннан Белгород ДОСААФын карадык. Алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Анда мотоспорт, байдаркалы спорт, гамәли сугыш спорты, парашюттан сикерү һәм башкалар шактый үскән.

Аннан соң “Геройлар юлыннан” автоузышында катнашучылар Новгород өлкәсендәге Мясной Борга юл алдылар. Анда Лаеш десанты эшләде инде. Отрядларга Владимир Чуприн, Владмир Трошин һәм Павел Кореев җитәкчелек итте. Монда сугыш булган урыннарда казу эшләрен “Кар десанты” республика вәкилләре башлап җибәрде, алар Үлем үзәненә 30 ел киләләр инде. Ул Мясной Бордан төньяк-көнбатышта. Немецларның һөҗүм итү сугышлары барышында безнең Икенче удар армия 1942 елның 25 июнендә чолганышта кала. Аны өзү омтылышлары була. Генерал Власов әсир төшә, һәлак булганнары һәм Власов инициативасы буенча төзелгән РОАга (Русская освободительная армия) кушылырга теләмичә чолганыштан чыгучыларны озак еллар “власовчы” тамгасы эзәрлекли.

Казу эшләре алып барган эзләүчеләр совет һәм немец солдатлары калдыклары арасында аерма ясамыйлар: сак кына җир капламын алалар, аны әйбәтләп актаралар һәм табылган сөякләрне махсус таблицаларга тараталар. Әгәр медальон (совет солдатларында булган) яки жетон (немецларда булган) табылса, туганнары белән элемтәгә керәләр һәм алар белән һәлак булганнарны кабат җирләү турында сөйләшәләр.

-Монда Үлем үзәнендә без тапкан экспонатлар куелган, - дип сөйли үз табылдыклары турында Сергей Королев һәм Динар Хөсниев. – Менә совет солдатлары файдаланырга өлгермәгән противогаз. Ә монысы Дегтяров пулеметы дискы. Ватан сугышы вакытында ул беренче күпләп кулланылган пулемет була. Мосин винтовкасы калдыклары, солдат кружкасы, фашист офицерының кыйммәтле кашыгы, ике граната – немец һәм советларныкы, патроннар...

Егетләр һәр экспонат турында иркенләп сөйләделәр.

-Мин алданрак тусам бу урыннарда  сугыша алыр идем дигән фикерләр булды, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Динар. – Немец солдаты калдыкларын тапканда шатлану булмады. Таптык, таптык инде. Әгәр бу безнең солдат булса!

Өйгә кайтканда лаешлылар Бородино кырында наполеон гаскәрләренә каршы сугышта намус белән сугышкан һәм яу кырында ятып калган башкорт сугышчыларына куелган һәйкәл янында тукталдылар. Россия империясенең көнбатышында французлар белән беренче булып чик буен саклаган башкортлар сугышка керүен күпләр белми дә.

“Геройлар юлыннан” ирекле проекты байрагы астында энтузиастлар, идея донкихотлары дип атарга булган кешеләр берләште. Автоузышта катнашучылар һәлак булган батырларны сүз белән генә түгел, эш белән искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих Лаеш районы