Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Бердәм уеннар бер береңне аңларга ярдәм итә

Рөстәм Миңнеханов Казанда Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары ачылышында билгеләп үткәнчә, алар ярдәмендә сәламәтлекләре үзенчәлекле яшь спортчылар үз көчләрен сынап карый һәм җиңү хисе белән тулысынча ләззәтләнә ала.

Уеннар 21-27 гыйнварда дәвам итәчәк. Аларга Россиянең һәм Белорусиянең 59 төбәгеннән 1,5 меннән артык сәламәтлекләре үзенчәлекле спортчылар килгән.

Махсус олимпиаданың Бердәм уеннары катлаулы шартларда уза. Ләкин Россия Федерациясе дөньяга үзенең ачыклыгын күрсәтә.  Бу хакта РФ спорт министры Олег Матыцин үзенең чыгышында cөйләде.

  • Мин Беларусь дусларыбызга ярышларда катнашуларына һәм үз командаларын җибәргән бөтен төбәкләргә рәхмәтлемен. Бергә булу һәм балаларыбызга барлык кирәкле әйберне булдыру – зур миссия, - диде ул, киләсе уеннарда төрле илләрдән катнашучылар күбрәк булыр дигән өметен белдерде.

Россия Махсус олимпиада президенты Ольга Слуцкер  ата-аналарга һәм гаиләләргә мөрәҗәгать итеп аларга интеллект үсеше үзенчәлекле балаларны тәрбияләүләренә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналында Татарстан җыелма командасы спортчылары белән фотография урнаштырылган. Татарстан Президенты уеннарда катнашучыларга уңышлы ярышлар һәм якты эмоцияләр теләде.

Белешмә өчен:

Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел 55 ел тулучы махсус олимпиада хәрәкәтендә Россия 1990 елдан бирле ярышларда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Рөстәм Миңнеханов Бердәм уеннар