Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырды
Россиядә 2024 елда төзекләндерү планына керәчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны проектта актив катнашырга чакырды.
Тавыш бирү кайсы көнгә кадәр барачак?
31 майга кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.
Тавыш бирү кайда уза?
- Тавыш бирү өчен республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына керергә кирәк.
Тавыш бирүдә ни өчен катнашырга кирәк?
- Паркларны, скверларны һәм башка шәһәр мохите объектларын, «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын үзләре билгеләү өчен, алар өстенлекле тәртиптә яңартылачак.
-Республикага җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә бүлеп бирелә торган акча күләме авыш бирү нәтиҗәләренә, шул исәптән аның катнашучыларына да бәйле булачак. Бу бик яхшы проект. Әлеге эш тормышка сыйфатлы ашырылыр дип өметләнәм, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Белешмә өчен
Татарстанда 1 млн кеше программаның 3 елында яңа йортлар иясе булды
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев