Салымнарыңны түлә дә, тынычлап яшә
Физик затларның 2020 ел өчен милек салымын түләү срогы 2021 елның 1 декабренә кадәр.
Бүгенге көнгә районда салым түләү белән эшләрнең ничек торуы хакында без Лаеш районы финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева белән сөйләшәбез.
-Елена Николаевна, Лаеш районында яшәүчеләр бүгенге көндә үзләренең салымнар түләү буенча гражданлык бурычларын үтәүдә нинди активлык күрсәтәләр?
-Районда түләүләр 17-23% тирәсе. Шуны искәртәсе килә, срогында түләмәгән гражданнар, яки бюджет белән исәп-хисап ясарга онытучылар бурычлылар категориясенә керәләр һәм аларның салымнары суммасына пенялар исәпләнәчәк. Кагыйдә буларак, салым түләүчеләр бу мәсьәләне хәл итүне соңгы көнгә калдыралар. Мәсәлән, узган елда 1 декабрьдә түләнгән салымнар планы үтәлеше 63% иде. Ә инде 8 декабрьгә бу сан 78%ка җитте. Түләүләр буенча ел йомгаклары 90% булды. Салым түләүчеләрнең бер өлеше вакытында түләмәгән өчен үзләрен штрафлар һәм пенялар белән җәзаладылар.
-2020 ел өчен Лаеш районында яшәүчеләргә исәпләнгән салым күләме нинди?
-Узган елда безнең район буенча 182661 мең сумга милек салымы исәпләнгән иде, бу алдагы ел белән чагыштырганда 19%ка артык.
- Безнең укучыларыбызга әйтеп үтегез әле, түләүләр нинди документлар нигезендә һәм нинди формаларда башкарыла?
-“Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”ннан файдаланучыларга салым хәбәрләре электрон формада килде инде. Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетта теркәлгән барлык күчемсез милек объектлары һәм транспорт чаралары турында барлык мәгълүматларны күрергә һәм банкка бармый гына салымнарны түләргә мөмкин. Шәхси кабинетның мобиль версиясе тагын да җайлы – “Налоги ФЛ” өстәмәсе. Бу сервиска тоташмаган салым түләүчеләр салым кәгазьләрен яшәү яки теркәлү урыны буенча почта аша алалар.
Түләүгә килгәндә исә, салымнар түләү өчен реквизитлар, шулай ук мобиль өстәмә һәм банк терминалы аша тиз түләү өчен штрих-код һәм QR-код салым хәбәрендә күрсәтелгән. Салымнарны теләсә нинди ысул белән түләргә була: “ Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша Россия ФНСы сайтында, “Салымнар һәм пошлиналар түләү” Россия ФНСы сайтында, “Налоги ФЛ” мобиль өстәмәсе, “Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте” терминаллары, түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләрендә. Салымнарны үзең өчен дә, башка затлар өчен дә түләргә була.
-Салым хәбәре килмәгәндә нишләргә?
-Кайбер очракларда салым кәгазьләре почта аша да җибәрелми һәм шәхси кабинетта да урнаштырылмый. Мондый хәл закон нигезендә ташлама, чигерү яки башка өстенлекләр булганда, салым суммасы 100 сумнан ким булса гына була. Башка очракларда, 1 ноябрьгә кадәр күчемсез милектән яки транспорт чарасыннан файдалану чорында салым хәбәре килмәгәндә бу адрес буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итү кирәк: Казан Гарифҗанов урамы, 4 йорт, яки мәгълүматны “Личный кабинет налогоплательщика” аша юлларга яки интернет-сервис ярдәмендә Россия ФНСына.
Салым кәгазе булмау салым түләүдән азат итми. Исегездә тотыгыз, салымнарны үз вакытында түләү – Россия Федерациясенең һәр гражданының бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев